• Русский
  • Татарча

Педагоглар өчен республика семинары

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәрле хезмәттәшлеге нигезендә оештыруның төбәк системасы» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә «Педагогларның һөнәри белем бирү берләшмәләре: мөмкинлекләр һәм перспективалар» гамәли юнәлешле республика семинарын уздырды.

Семинарда педагогларга методик ярдәм, инновацион формалар һәм технологияләр мәсьәләләре каралды. Спикерлар һәр коллективта белем алучы педагог-остазның мөһим ролен билгеләп үттеләр.

1 нче урта гомуми белем мәктәбе педагоглар коллективы һөнәри белем бирү бергәлекләрен оештыру һәм белем бирү оешмасында педагогларның актив хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәп командасы үзенең чыгышында мобильлеге, динамизмы, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен җаваплылык хисе белән аерылып торган конструктив хезмәттәшлеккә сәләтле бердәм педагогик коллектив көченең нәтиҗәле булуында аеруча басым ясалды.

Семинарда Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 220дән артык педагогик хезмәткәре катнашты. Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, тәкъдим ителгән теманың актуальлеген, иҗади якын килүне, шулай ук чараны уздыруның уңайлы форматын билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: