• Русский
  • Татарча

«Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның конкурс эшләрен яклавы

Хөрмәтле «Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясенең көндезге туры катнашучылары!

Конкурс эшләрен түбәндәге юнәлешләр буенча видео-конференц-элемтә режимында яклау Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Zoom платформасында 2022 елның 11-14 апрелендә 13.00 сәгатьтән башлана.

 Һәр секциядә катнашучыларның чыгыш ясавы көндезге тур исемлеге нигезендә чират тәртибендә узачак. Беренче булып укучылар, аннары педагоглар чыгыш ясый.

Секцияләрдә чыгыш ясау өчен регламент - 5 минутка кадәр, аның дәвамында катнашучы үзенең тикшеренү эшенең яки проектның асылын кыскача һәм төгәл итеп сөйләп бирә ала, шулай ук үз әсәрен яки аеруча әһәмиятле өзекне сәнгатьле итеп укып күрсәтә. Доклад нәтиҗәләре буенча секция эше барышында 3 минутка кадәр дискуссия булырга мөмкин.

Һәр катнашучы (катнашучы җитәкчесе) Zoom да чыгыш ясауга өстәмә материаллар күрсәтә (презентацияләр, видео, интернет-ресурслар һ.б.). Җиһазыгызның техник мөмкинлекләрен алдан ук тикшерүне сорыйбыз.

Zoom конференциясенә тоташтыру өчен сылтамалар һәм секциядә катнашучылар исемлеге конкурсантларга гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк. 

Секцияләрнең эш графигы:

11    апрель     13.00 (мск)

  • «Хәзерге заман әдәбиятына бәяләмәләр һәм рецензияләр конкурсы» секциясе

Катнашучылар категориясе: укучылар, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

  • «Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында хәзерге әдәбият (1985 елдан башлап) буенча дәресләрнең һәм сыйныфтан тыш чараларның методик эшләнеше (әдәби кунак кичәсе, тематик кичә, фестиваль, конференция һәм башкалар) секциясе.

Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

12 апрель     13.00 (мск)

  • «Конференция тематикасына туры килгән буктрейлер яки кыска метражлы фильм» секциясе

Катнашучылар категориясе: укучылар, педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

13 апрель     13.00 (мск)

  • «Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында китап белән эшләүнең виртуаль формасы (флешбук, web-квест, виртуаль уку көндәлеге, виртуаль викторина, виртуаль күргәзмә, виртуаль конкурс, виртуаль экскурсия, Instagram, TikTok форматындагы видеоролик һ.б.)» секциясе.

Катнашучылар категориясе: укучылар, педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

14 апрель     13.00 (мск)

  • «Заманча авторларның анонслары һәм / яки хәзерге (1985 елдан) китаплар (фәнни-тикшеренү, иҗади эшләр, буклет, скрайбинг, менталь карталар, интерактив презентацияләр, лэпбук, белем бирү квесты һ.б.)» секциясе 

Катнашучылар категориясе: укучылар, педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

  • «Мин - автор» секциясе: проза һәм шигъри әсәрләр авторлары конкурсы.

Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.

Үзгәрешләрне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү сайтында карап барыгыз.

Әлеге мәгълүмат Куралово урта мәктәбе сайтында кабатлана.

Өстәмә мәгълүматны җаваплы оештыручылардан алырга мөмкин:

  • Хаҗиева Елена Васильевна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы), тел. 236-56-33, 8-927-412-87-67, ibcirort@mail.ru;
  • Сайфиева Ольга Валентиновна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече), тел. 236-56-33, 8-986-908-21-04;
  • Сарбаева Наталья Павловна (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Куралово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), тел. 8-929-720-02-60.