• Русский
  • Татарча

«Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагоглар эше системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен «Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагоглар эше системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы башлануы турында игълан итә. (алга таба – Конкурс).

Конкурсның төп максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү юнәлешендә педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыру.   

Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 29 апреленә кадәр сылтама буенча анкета тутырырга кирәк:
https://forms.yandex.ru/u/602f55f25fe0ee29b89ced8b/

Катнашучыларның барысы да Конкурста катнашучы сертификатын ала. 

Конкурс турындагы Нигезләмәне ( PDF һәм WORD форматында) «ГРАНТЛАР һәм КОНКУРСЛАР» бүлегеннән алырга мөмкин.

 Барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы О.В. Мартьяновадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90.