• Русский
  • Татарча

Педагогик командаларның квалификациясен күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Вклад в будущее» хәйрия фонды һәм Сбербанк арасында төзелгән килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2022 елның 26 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр «Мәгариф мөнәсәбәтләрендә төп катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге системасында шәхси потенциалның үсеше» квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Уку программасы, 4К үсеше мониторингыннан файдаланып, шәхси-үстерү белем бирү мохите төзүнең заманча инструментларын үзләштерүгә һәм белем бирү нәтиҗәләренә системалы мониторинг ясау инструментариен үзләштерүгә юнәлтелгән иде.

Уку кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • белем бирү трендлары һәм укучыларның шәхси потенциалын үстерү өлкәсендә алдынгы практика;
  • шәхси-үсештәге белем бирү мохите; 
  • белем бирү процессында шәхеснең эмоциональ интеллектын үстерү һәм мәгариф мөнәсәбәтләрендә катнашучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдыру өчен педагог тарафыннан хис-кичерешләр куллану;
  • танып белүгә мотивация, «4К» компетенцияләрен үстерү һәм укучыларның танып белү эшчәнлеген үстерү;
  • укучыларны үстерүнең индивидуаль траекторияләрен әзерләү инструментлары һәм мәгарифне персонализацияләү.

Укулар ZOОM платформасында онлайн-форматта да, шулай ук «Сбербанк» Корпоратив университетының «Виртуальная школа» («Виртуаль мәктәп») порталында читтән торып белем бирү технологияләрен кулланып та оештырылды.

Укулар Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик проектларын яклау белән тәмамланды.

Фотогалерея: