• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 28 мартыннан 06 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан: «Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә төп гомуми белем бирү, башлангыч гомуми белем бирү яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор - Җамалетдинова Зәлфира Исхак кызы, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты).

Квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашыру кысаларында башлангыч гомуми белем яңартылган ФДББС гамәлгә кертүнең теоретик һәм гамәли аспектлары ачылды. «Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә төп гомуми белем бирү, башлангыч гомуми белем бирү яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасының 49 педагогик хезмәткәре уңышлы үзләштерде.

Укуга йомгак түгәрәк өстәл форматында ясалды.

 

Фотогалерея: