• Русский
  • Татарча

«Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясе

 

2022 елның 13, 14 һәм 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы белән берлектә «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция программасы түбәндәге секцияләрдә эшләүне күз алдында тота:

  • 1 секция «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм заманчалык» (В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасының 100 еллыгына багышлана)

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 
Үткәрү датасы: 2022 елның14 апреле
Үткәрү вакыты: 12:00–16:00 (мск)

  • 2 секция «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең роле» 

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы 
Үткәрү датасы: 2022 елның 15 апреле
Үткәрү вакыты: 12:00-14:00 (мск)

  • 3 секция «Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегендә нәтиҗәле педагогик технологияләр»

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты

Үткәрү датасы: 2022 елның 13 апреле

Үткәрү вакыты: 9:00-10:00 (мск)

  • 4 секция «Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый хәрәкәте: уңышлы практиклар»

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы

Үткәрү датасы: 2022 елның 15 апреле

Үткәрү вакыты: 14:00-16:00 (мск)

  • 5 секция «Яшь буынны тәрбияләүдә педагогның (остазның) әһәмияте»

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты

Үткәрү датасы: 2022 елның 13 апреле

Үткәрү вакыты: 10:00-13:00 (мск)

Барлык секция утырышларын уздыру форматы: онлайн,  Zoom платформасында.
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/6529265001?pwd=V3VHdDBkOHpKbmV2RUpzbE5FcWVkdz09
Конференциянең идентификаторы: 652 926 5001
Керү коды:

Оештыручылар: Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе, Мәгълүмат-аналитика бүлеге