• Русский
  • Татарча

«Мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурс алдынгы педагогик һәм китапханә тәҗрибәсен ачыклау һәм таратуга, мәктәп мәгълүмат-китапханә үзәкләре  һәм мәктәп китапханәләре базасында иҗади инициативаны һәм иң яхшы идеяләрне актуальләштерүгә, педагогларның һөнәри эшчәнлектә инновацион технологияләрне актив куллану мотивациясенә юнәлтелгән.

Конкурс номинацияләре:

  1. Иң яхшы проект.
  2. Иң яхшы цифрлы продукт (буктрейлер, флешбук, веб-квест, электрон презентация, виртуаль уку көндәлеге, виртуаль викторина, виртуаль конкурс, виртуаль экскурсия, видеоролик һ.б.).
  3. Иң яхшы китапханә дәресе.
  4. Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында сыйныфтан тыш чараларның иң яхшы методик эшләнеше (әдәби кунак кичәсе, тематик кичә, фестиваль, конференция һ.б.). 

Конкурста катнашуга белем бирү оешмаларының төрле типтагы педагогик һәм китапханә хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе муниципаль органнары методистлары, өстәмә белем бирү педагоглары, мәктәп музейлары җитәкчеләре чакырыла.

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 16 маена кадәр гариза бирергә һәм материалларны таләпләр нигезендә тапшырырга кирәк (Нигезләмәне карагыз).   

Барлык катнашучылар да Конкурста катнашучы сертификатын ала.
       Хаҗиева Елена Васильевна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы, Сайфиева Ольга Валентиновна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече), тел. 236-56-33.

 

Конкурс Нигезләмәсе