• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен башлангыч гомуми белем программасын үзләштерүнең белем бирү нәтиҗәләрен бәяләү мәсьәләләре буенча семинар

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары өчен «Башлангыч гомуми белем программасын үзләштерүнең белем алу нәтиҗәләренә ирешү юллары һәм аларны бәяләү ысуллары. Мәктәп эчендәге контроль нәтиҗәләрен бәяләүнең объективлыгы» темасына семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командаларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Башлангыч мәктәптә контроль-бәяләү эшчәнлеге;
  • Башлангыч белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә яңартылган ФДББСның роле.

Үткәрү формасы: көндезге.

Үткәрү урыны: ТР Буа шәһәренең Мәктәптән тыш эш үзәге: 422430, ТР, Буа шәһәре, Ленин урамы, 44 а.

Үткәрү вакыты: 09:00 дән 12:00 сәгатькә кадәр (мск).

Катнашучылар: Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы белем бирү оешмаларының идарә командалары.

Куратор: Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты.