• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Буа һәм Мөслим муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Буа һәм Мөслим муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек контекстында рус телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә заманча якын килү» темасына семинар узачак.

Семинарның максаты - Дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү мәсьәләләре буенча рус теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм күрсәтү. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Әдәбият буенча төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханында ачык җавап белән биремнәр: мифлар һәм чынбарлык;
  • Рус теле буенча төп дәүләт имтиханының һәм бердәм дәүләт имтиханының тест өлешенә әзерлек системасы;
  • Кыска итеп фикереңне белдерү: компрессия алымнарын куллануга ничек өйрәтергә;
  • Инша - фикерләү: структура һәм аргументлар;
  • Бердәм дәүләт имтиханында заманча чакырулар һәм иншаның традицион форматы.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 ( Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).
Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/9785090107?pwd=YkpVQ2RNTmgzODV1NXdoZ3RjTXdCQT09  
Конференциянең идентификаторы: 978 509 0107 Код доступа: 420127KZN

YouTube та катнашучылар өчен сылтама : https://www.youtube.com/channel/UCTdes0Uk_nle7Pv83JbeznA

Үткәрү вакыты: 14:00 - 17:15 сәгатьтә (мск).

Куратор: Михеев Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы.