• Русский
  • Татарча

«Педагогларның һөнәри белем бирү берләшмәләре: мөмкинлекләр, перспективалар» республика семинары

2022 елның 7 апрелендә «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәрле багланышлар нигезендә оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогларның һөнәри белем бирү берләшмәләре: мөмкинлекләр, перспективалар» темасына республика семинары үткәрә.

Һөнәри белем бирү берләшмәләре һәр белем бирү оешмасы тирәлегенең оештыру-технологик компонентының мөһим өлеше булып тора. Семинар барышында түбәндәге темалар ачылачак: 

  • Һөнәри белем бирү берләшмәләре нәрсә ул? Нигә кирәк алар? 
  • Һөнәри белем бирү берләшмәләре эше ничек төзелә? Аларның эш юнәлешләре нинди булырга мөмкин?
  • Белем бирү оешмаларында һөнәри белем бирү берләшмәләре эшчәнлегенең перспективалары нинди?

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары һөнәри белем бирү берләшмәсен формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Үткәрү формасы: вебинар

Вебинарның башлану вакыты: 14:00 сәгать (мск)

Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/86430646970?pwd=TmJjclQ4bGxnRjIzNi9weU1RWDRpZz...

Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.