• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының полилингваль белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен семинар

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасының полилингваль белем бирү программаларын гамәлгә ашыра торган мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру» темасына семинар узачак.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга полилингваль белем бирүне гамәлгә ашыру өчен мәктәпкәчә гомуми белем алуга шартлар тудыру;
  • Мәктәпкәчә белем бирүне билингвизм һәм полилингвизм шартларында оештыру;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм культурасын формалаштыруның нигезе буларак, полилингваль белем бирү;
  • Проект эшчәнлеге аша балалар иҗатын үстерү.

Үткәрү вакыты: 09:00 дан 11:15 сәгатькә кадәр (мск).

Катнашучылар: Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының мәктәпкәчә җелем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе.

Куратор: Мифтахетдинова Н.Р., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы.