• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәр округы педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елда «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Россия педагогларын укытуны дәвам итә. Укыту Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «2020 елда «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Мәгариф үсеше» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Киләчәк белем бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми, өстәмә һәм һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләренә өзлексез белем бирү форматларында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру» чарасын гамәлгә ашыру максатларында дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган бюджет учреждениеләренә, автоном учреждениеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грантлар бирү конкурсында җиңүчеләр - юридик затлар исемлеген раслау турында» 2020 елның 01 апрелендәге 153 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә.

2022 елның 04 апреленнән 08 апреленә кадәр Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәр округының 60 тыңлаучысын системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык, үзүсешкә мотивация һ.б. өлкәсендә компетенцияләрен үстерү максатыннан укытачак. Дәресләрнең эшлекле форматы кысаларында тренинглар, форсайт-сессияләр һәм практикумнар планлаштырыла, алар билгеләнгән компетенцияләрне нәтиҗәле үстерергә ярдәм итәчәк.

Укуның башлану вакыты: 04.04.2022  9:00 сәгатьтә (мск)

Үткәрү урыны: Электросталь шәһәре 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе 

Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге.