• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен онлайн -практикум

2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районнарындагы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының «Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү өчен мәгариф платформаларының мөмкинлекләре» темасы буенча җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен республика мәгариф онлайн-практикумы уздырды. Төбәкара семинарның модераторлары Башинова С.Н., Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты, Латыйпова Р.И., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты. 
Болыт сервисларын һәм мәгариф платформаларын бергәләп файдалану турында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Цифрлы белем бирү лабораториясенең фәнни хезмәткәре Николаев Э.Н. сөйләде.
Семинарның спикерлары арасында - Петручик Т.Б., Казан шәһәре Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасы мөдире; Сопромадзе Л.К., Казан шәһәре Яңа Савин районының 360 нчы прогимназия директоры; Убанкина Е.В., Казан шәһәре Авиатөзелеш районының  Катнаш төрдәге 123 нче балалар бакчасы мөдире.
Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары коллективлары тарафыннан мәгариф практикумы кысаларында мәгълүмат кызыксынып кабул ителде, чөнки коллегалар мәгълүмат алыша, дулкынландыргыч сорауларга җаваплар ала алдылар. Практикумда катнашучылар чыгышларында чараның югары бәяләнүе яңгырады.

Фотогалерея: