• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен төбәкара семинар

2022 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы «Русское слово» нәшрияты белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм җитәкчеләре өчен онлайн форматта «Мозаичный ПАРК лабораториясе. Мәктәпкәчә гомуми белем бирү практикасы» төбәкара семинарын уздырды. 
Төбәкара семинар эшендә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 430 педагогик һәм җитәкче хезмәткәре, Новосибирск өлкәсенең Искитим шәһәре, Ярославль шәһәре катнашты.

Төбәкара семинар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга уңай социальләштерү мәсьәләләрендә мәктәпкәчә гомуми белем педагогларының һөнәри компетенцияләрен булдыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне актуальләштерде; «Мозаичный ПАРК» программа-методик комплексының заманча педагогик инструментариясен куллану буенча мәктәпкәчә гомуми белем бирү педагогларының мөмкинлекләрен киңәйтү; «Мозаичный парк» программа-методик комплексын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны уңай социальләштерү шартларын тудыру;

Регионара семинарның модераторлары булып Рәсилә Илдус кызы Латыйпова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үтерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты һәм Нина Николаевна  Плаксина, «Русское слово» нәшриятының бюджет оешмалары белән эшләү юнәлеше җитәкчесе чыгыш ясадылар.
Семинарда катнашучылар алдында шулай ук чыгыш ясадылар: 

  • Гомәрова Фәния Габделганиевна, Питрәч районы Шәле «Тургай» балалар бакчасы мөдире, «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында «Воробушки» программа-методик комплексын сынап карау»,
  • Ерёмина Светлана Викторовна, Ярославль шәһәренең «Совёнок» 4 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, «Беренче адымнар» программасы буенча сабыйларда уен-ситуацияләр нигезендә тактик кабул итүне үстерү, 
  • Ахмедова Елена Геннадьевна, Новосибирск өлкәсе Искитим шәһәренең катнаш төрдәге «Журавушка» 24 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе: «Балалар бакчасында «Мозаичный ПАРК» программа-методик комплексын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе. «Беренче адымнар» һәм «Мозаика» программаларын белем бирү эшчәнлеген оештыру практикасында гамәлгә ашыруның төп этабы,
  • Казан шәһәре Идел буе районының Катнаш төрдәге 32 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Деткова Елена Александровна, «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы шартларында «Мозаичный парк» программа-методик комплексын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру».
  • Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Аленький цветочек» 5 нче балалар бакчасы педагогик коллективы, «Балалар һәм өлкәннәр өчен «Мозаичный ПАРК» программа-методик комплексын кулланып, мәктәпкәчә гомуми белем бирү мохитен оештыру».

Йомгак ясап, төбәкара семинарда катнашучылар чараның нәтиҗәлелеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр.

Фотогалерея: