• Русский
  • Татарча

Казан шәһәре 175 нче гимназиясе педагоглары өчен семинар

2022 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе педагогик коллективы өчен «Проблемалы укучыларының шәхси, эмоциональ һәм үз-үзләрен тотышындагы индикаторлары. Педагогларда эмоциональ януны профилактикалау» темасы буенча семинар үткәрде.

Семинар кысаларында гимназиянең педагогик коллективы төп индикаторлар (маркерлар) белән танышты, алар укучының укуда һәм социальләштерүдә кыенлыклар кичерүе, укытучы ярдәменә мохтаҗ булуы турында сигнал бирә. Гимназия педагоглары шулай ук эмоциональ януга ярдәм итә торган факторларны һәм кризис, борчу хәлендә үз-үзеңә ярдәм күрсәтү һәм үзрегуляция ысулларын өйрәнделәр.

Фотогалерея: