• Русский
  • Татарча

Белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен конкурс

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге белем бирү учреждениеләре педагогларын «Цифрлаштыру чорында чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсында катнашырга чакыра. Конкурсның максаты - проект һәм остазлык эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату.

Проект эшчәнлеге өлкәсендә конкурс номинацияләре:

  • 1 номинация: «Цифрлы белем бирү мохите шартларында төп компетенцияләрне һәм функциональ грамоталылыкны булдыру технологиясе буларак проект методы»;
  • 2 номинация: «Укытучының укыту процессында цифрлы белем бирү ресурсларын һәм инструментларны кулланудагы автор тәҗрибәсе».

Остазлык эшчәнлеге өлкәсендә конкурс номинацияләре:

  • 1 номинация: «Заманча остаз укытучысының һөнәри компетенциясе: яшь педагоглар, шулай ук һөнәри дефицитлары булган педагоглар белән эштә гамәлгә ашыру инструментлары һәм механизмнары»; 
  • 2 номинация: «Укытучы-остазның мәктәп укучыларын функциональ грамоталылыкларын үстерү буенча инновацион укытуга һөнәри әзерлеге».

Конкурс нигезләмәсенә сылтама: https://clck.ru/ej9j5