• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе халыкларының рус дәүләт һәм туган телләре укытучылары өчен методик эшләнмәләрнең Бөтенроссия конкурсы

        Партнерлардан чакыру!

Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты Россия Федерациясе халыкларының рус дәүләт һәм туган телләре укытучылары өчен методик эшләнмәләр Бөтенроссия конкурсын уздыру турында хәбәр итә.

Конкурс Россия Федерациясенең дәүләт теле һәм Россия халыклары телләре буларак рус телен укыту өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм таратуга, укучыларның тел культурасын үстерүгә яңа алымнар булдыруга, Россия халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Конкурста катнашуга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү педагоглары, методик хезмәтләр белгечләре чакырыла.

Конкурс эшләре номинацияләре:

  • «Туган телне үзләштергәндә, бала сүзләрне генә түгел, күп кенә фикерләрне, хисләрне, сәнгати образларны, телнең логикасын һәм фәлсәфәсен үзләштерә» (К. Д. Ушинский) (туган тел укытучылары өчен номинация); «Киләчәк векторы» (Россия Федерациясе халыкларының рус дәүләт һәм туган телләре укытучылары өчен номинация);
  • «Кече халыкларның зур мәдәнияте» (Россия Федерациясенең аз санлы җирле халыклары телләре укытучылары өчен номинация);
  • «Халык культурасының чишмә башына» (номинация Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган).

2022 елның 13 маена кадәр конкурсның төбәк этаплары уза. Федераль этапка эшләр кабул итү - 2022 елның 25 маена кадәр (шул көнне кертеп). 2022 елның 10 июненә кадәр җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү һәм федераль этапның җиңүчеләрен бүләкләү июнь ахырында Мәскәүдә тантаналы чарада узачак.

Нигезләмә, яңартыла торган актуаль мәгълүмат конкурсның мәгълүмати битендә урнаштырыла: https://metodist.natlang.ru