• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

31 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды. 

Үз-үзеңне тикшерү турында чыгыш тыңланды һәм расланды, доклад ясаучы - фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова.

«2021 елда асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең инновацион проектларын гамәлгә ашыру турында» доклад белән асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире М.Р. Шәехов чыгыш ясады.

«2020-2021 елларда «Ачык сыйныф» мәгълүмати-методик проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» доклады тыңланды, доклад ясаучы - асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Э.Х. Башлай.

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле басмасын 2022 елга рецензияләнә торган фәнни басмалар исемлегенә кертү өчен юл картасы расланды, докладчы - Гыйльми совет гыйльми сәркәтибе В.В. Шәмсетдинова.

 

Фотогалерея: