• Русский
  • Татарча

«Мозаичный ПАРК» лабораториясе: эш тәҗрибәсе» мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен төбәкара семинар

Регионара семинар эшендә Татарстан Республикасы, Ставрополь крае, Мәскәү өлкәсе, Калининград өлкәсе, Чувашия Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре катнашачак.

Онлайн-формат кызыксынучы педагогик, фәнни һәм ата-аналар аудиториясен максималь рәвештә колачларга мөмкинлек бирәчәк.

Семинарда түбәндәге докладлар һәм хәбәрләр тәкъдим ителәчәк:

 

На семинаре будут представлены следующие доклады и сообщения:

  • «Мозаика» һәм «Беренче адымнар» белем бирү программаларын гамәлгә ашыру барышында белем бирү эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү, Нина Николаевна Плаксина, «Русское слово» нәшриятының бюджет оешмалары белән эшләү юнәлеше җитәкчесе, Мәскәү шәһәре;
  • «Сәнгать чаралары ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхси культурасын үстерү», Павлова Любовь Ивановна, «Русское слово» нәшрияты үзәгенең өлкән методисты, Мәскәү шәһәре;
  • «Кече яшьтә булган балаларны «Воробушки» программа-методик комплексы чаралары белән уңышлы социальләштерү шарты буларак, белем бирү мөнәсәбәтләрендәге катнашучыларны тьютор белән тәэмин итү», «Солнышко» 25 нче балалар бакчасы педагогик коллективы, Ставрополь краеның Покойное авылы; 
  • «Безнең уеннар һәм уенчыклар. Тематик атна», Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәре 39 нчы балалар бакчасы педагогик коллективы;
  • «Мозаичный ПАРК» программа-методик комплексын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру», Деткова Елена Александровна, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының 32 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе;
  • «Воробушки» программа-методик комплексының «Беренче адымнар» программасын сынау барышы турында», Гомәрова Фәния Габделганиевна, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Тургай» Шәле балалар бакчасы мөдире;
  • «Мозаичный ПАРК» програма-методик комплексын кулланып, консультация үзәгендә үсеш мохитен оештыруның инновацион моделе», Миронова Елена Ивановна,Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «Бәләкәч» 5 нче балалар бакчасы мөдире;
  • «Беренче адымнар» программа-методик комплексын гамәлгә ашыру кысаларында яшь баланың уңышына ярдәм итү», Латыйпова Рәсилә Илдус кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.

Педагоглар эшенең тәкъдим ителгән инновацион тәҗрибәсе хезмәттәшләренә балалар һәм ата-аналар белән «Мозаичный ПАРК» программа-методик комплексы чаралары ярдәмендә уртак белем бирү эшчәнлеген нәтиҗәле оештырырга ярдәм итәчәк.

Төбәкара семинарда катнашучылар проблемаларны билгеләү, үз идеяләре, табышлары белән уртаклашу, эштәге перспективаларын билгеләү мөмкинлегенә ия булачак.