• Русский
  • Татарча

Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары турында

2022 елның 21 мартыннан 25 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Укучыларның һөнәри үзбилгеләнешен һөнәри-педагогик яктан тәэмин итүнең заманча технологияләре һәм ысуллары» темасы буенча Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын оештырды һәм уздырды.

Программа кураторы: Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты.

Программа Татарстан Республикасының түбәндәге гомуми белем бирү оешмаларында стажировка рәвешендә гамәлгә ашырылды:

  • Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе;
  • Иннополис лицее;
  • Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехника лицее;
  • Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  • Казан шәһәре Совет районының 110 нче лицее.

Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Квалификация күтәрү системасында педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсеше;
  • Укучыларны һөнәри юнәлеш буенча уңышлы алып бару шарты буларак социаль партнерлык;
  • Һәр укучының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен тулысынча ачу өчен шартлар тудыру; 
  • Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү процессында заманча технологияләрне куллану;
  • Укучыларны укытуның уңышлы булуын тәэмин итә торган мотивацион механизм буларак һөнәргә өйрәтү;
  • Укучыларның һөнәри һәм тормыш дәрәҗәсен билгеләүдә заманча технологияләр: остазлык, тьюторинг (тьюторлык), коучинг.

Уку кейс ситуацияләрен эшләү һәм хәл итү формасында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: