• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан Суворов хәрби училищесы белән берлектә «Хәзерге заман мәгарифе һәм тәрбиясе: чакырулар, мөмкинлекләр, перспективалар» темасы буенча ел саен үткәрелә торган «Родионов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен уздырды. Конференция дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге форматта узды.

Конференциядә белем бирү оешмаларының 300дән артык педагогик хезмәткәре катнашты, шул исәптән Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән Оборона министрлыгының 23 югары уку йортына кадәрге белем бирү оешмаларыннан.

Конференциянең пленар утырышында түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  • Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Шәмсетдинова Лариса Петровна,
  • Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы урынбасары (укыту эше буенча) Жарков Олег Александрович,
  • Казан Суворов хәрби училищесы укыту бүлеге мөдире Караваева Ирина Сергеевна,
  • Санкт-Петербург кадет хәрби корпусы инновацион белем бирү технологияләре буенча башлык урынбасары Марковская Елена Александровна

Үз чыгышларында спикерлар белем бирү һәм тәрбиянең заманча тенденцияләренә, педагогларны һөнәри үстерүнең төп юнәлешләренә тукталды.

Конференциядә катнашкан югары уку йортына кадәрге белем бирү оешмалары:

  • Казан Суворов хәрби училищесы,
  • Санкт-Петербург кадет хәрби корпусы,
  • Мурманск шәһәренең Нахимово хәрби-диңгез училищесы,
  • Төньяк Кавказ Суворов хәрби училищесы,
  • Пермь Суворов хәрби училищесы,
  • Мәскәү Суворов хәрби училищесы
  • Уссурия Суворов хәрби училищесы,
  • Оренбург президент кадет училищесы,
  • Омск кадет хәрби корпусы,
  • Тула Суворов хәрби училищесы,
  • «РФ Оборона министрлыгы тәрбияләнүчеләре пансионы» Мәскәү кадетлар корпусы,
  • Екатеринбург Суворов хәрби училищесы,
  • Тверь Суворов хәрби училищесы,
  • Петрозаводск президент кадет училищесы,
  • Краснодарск президент кадет училищесы,
  • Тюмень президент кадет училищесы,
  • Ульяновск гвардия Суворов хәрби училищесы,
  • Аксайский Данила Ефремов казачий кадет корпусы,
  • Ставрополь президент кадет училищесы,
  • Физик культура Хәрби институтының Кадет корпусы (спорт мәктәбе),
  • Нахимов хәрби-диңгез училищесы филиалы (Владивосток президент кадет училищесы),
  • Нахимов хәрби-диңгез училищесы филиалы (Севастополь президент кадет училищесы),
  • Профессор Н.Е. Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясе Кадет корпусы (инженерлык мәктәбе).

Конференциянең эш нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгы әзерләнә, анда конференциядә катнашучыларның һөнәри кызыксынуы һәм эшчәнлеге мәгариф һәм тәрбиянең актуаль бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән мәкаләләре кергән. Конференциядә катнашучылар конференция үткәрүнең уңайлы форматын, тәкъдим ителгән материалларның актуальлеген, практикаларның нәтиҗәлелеген һәм секция мәйданчыкларындагы иҗади атмосфераны билгеләп үттеләр.

Конференция программасына сылтама: https://clck.ru/eMh72 

Сертификатларны күчереп алу өчен сылтама: https://disk.yandex.ru/d/8B7exeefaenK1g

Фотогалерея: