• Русский
  • Татарча

«Ел тәрбиячесе - 2022» республика һөнәри конкурсы

2022 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Ел тәрбиячесе - 2022» республика һөнәри конкурсы финалистлары белән түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Светлана Николаевна Башинова булды.

Финалистларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Загриевна Закирова сәламләде. 

Түгәрәк өстәл кысаларында конкурс финалисткаларына мәктәпкәчә белем бирү субъектларыннан - баладан, ата-анадан, тәрбиячедән, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдиреннән һәм булачак тәрбияче - КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең 3 курс студенткасыннан видеосораулар бирелде. Конкурсантлар үз фикерләрен белдерделәр. Кайбер мәсьәләләр буенча шау-шу купты. Жюри әгъзалары да үз сорауларын бирде. 

2022 елның 25 мартында «Ел тәрбиячесе - 2022» бөтенроссия һөнәри конкурсында Татарстанны Ярославльдә тәкъдим итәчәк мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы педагогы исеме аталачак.

 

Фотогалерея: