• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары укытучыларын катнашырга чакырабыз!

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белем бирү хезмәткәрләренең дәүләт сәясәтен һәм һөнәри үсешен гамәлгә ашыру академиясе  2022 елның 29 мартыннан 16 декабренә кадәр Россия Федерациясе субъектларыннан белем бирү оешмалары укытучылары өчен түбәндәге график нигезендә дүрт юнәлеш буенча һөнәри олимпиадалар уздыру турында хәбәр итә:

 

  • 29 март – 18 май 2022 ел – «ПРО-IT» информатика укытучылары өчен олимпиада»;
  • 29 март – 21 май 2022 ел –  «Фән ДНКсы» табигый фәннәр укытучылары өчен олимпиада (физика, химия, биология);
  • 10 октябрь – 9 декабрь 2022 ел – «Зур ил командасы» метапредмет олимпиадасы - педагогик командалар ярышы;
  • 10 октябрь – 16 декабрь 2022 ел – рус теле укытучылары өчен «Рус теле сакчылары» олимпиадасы.

Олимпиадаларның тантаналы ачылышы 2022 елның 29 мартында Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «Мәгариф векторы: чакырулар, трендлар, перспективалар» семинары кысаларында узачак.

Семинарга кушылу өчен сылтама:
https://apkpro.ru/deyatelnostakademii/seminarvektorobrazovaniyavyzovytre... ysostoitsya29marta/.