• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен семинар

2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен «Яшь  һәм үсешнең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерү бурычларын хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» темасына семинар узачак.

Семинарны уздыруның максаты - Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтүне оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешенең белем бирү бурычларын хәл итүдә педагогның цифрлы компетентлыгы; 
  • Педагоглар эшеннән канәгатьлек факторы буларак, эмоциональ интеллект; 
  • Балалар бакчасында татар телен укыту процессында мультимедиа технологияләрен куллану; 
  • Укытучының кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирүне оештыруда профессиональ дәрәҗәдә әһәмиятле компетенцияләре; 
  • Педагогның һөнәри компетентлыгы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә педагогик осталыгы: традицияләр һәм инновацияләрнең нәтиҗәле ярашуы; 
  • Россия Федерациясе халыкларының традицион кыйммәтләре нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү

Үткәрү вакыты: 09:00 - 12:00 (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).
Куратор: Латыпова Р.И., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре.
Үткәрү формасы: вебинар.
Сылтама: https://go.mywebinar.com/gezj-wtqc-crfw-qcst