• Русский
  • Татарча

«Минем гаилә тарихы» төбәкара конференциясе

Катнашучылар өч секциядә үзләренең шәҗәрә тикшеренүләре һәм проектлары белән чыгыш ясады. Конференциянең тантаналы ачылышында дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре - Р.А. Ратникова, ТР Дәүләт Советы депутаты, Т.М. Лустина - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы урынбасары, А.Г. Исаева - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары катнашты.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты исеменнән «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәистәше булган Г.Т. Минкина сәламләде. Конференция эшендә эксперт жюрисы әгъзалары сыйфатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре Г.Р. Кинзябулатова һәм Д.И. Улбутов катнашты.

«Минем гаилә тарихы» төбәкара конференциясе эше азагында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды, аның барышында катнашучылар башкарган эшләреннән канәгатьлек алуын белдерделәр, бу вакыйганың зур тәрбияви әһәмиятен ассызыкладылар.

 

Фотогалерея: