• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен вебинар форматында республика мәгариф практикумы

​​​​​​2022 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «Белем бирү платформаларының кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультацион (шул исәптән дистанцион формада) ярдәм күрсәтү мөмкинлеге» темасы буенча вебинар форматында республика мәгариф практикумы узачак.

Семинарны уздыруның максаты: грантларда катнашучы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Болыт сервисларын һәм белем бирү платформаларын бергәләп файдалану;
  • Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм күрсәтүнең дистанцион хезмәт күрсәтү технологияләре;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган һәм инвалид балаларның ата-аналарына консультацион ярдәм хезмәте булдыруның оештыру аспектлары;
  • Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен консультация үзәкләре инфраструктурасы.

Үткәрү вакыты: 10:00 - 12:00 (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты ).
Куратор: Башинова С.Н., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты.
Катнашучылар: Татарстан Республикасы Азнакай һәм Арча районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Сылтама: https://go.mywebinar.com/zlng-fptcсГхк-ЬБк