• Русский
  • Татарча

«Һөнәри белем алу һәм укытуның цифрлы дидактикасы» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу

2022 елның 15 мартында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Мәгарифне үстерү федераль институтында онлайн форматта «Һөнәри белем алу һәм укытуның цифрлы дидактикасы» Дүртенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференцияне оештыручылар - Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең һөнәри белем бирү һәм квалификация системаларының фәнни-тикшеренү үзәге һәм «Һөнәри белем бирү академиясе» һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары, фәнни хезмәткәрләр һәм педагоглар ассоциациясе.

Конференция кысаларында һөнәри белем бирүне цифрлы трансформацияләүнең актуаль мәсьәләләре комплексы турында фикер алыштылар.  Конференциядә катнашучылар булып белем бирүне цифрлы трансформацияләү өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре; Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Һөнәри белем бирүнең цифрлы дидактикасы» юнәлеше буенча эксперименталь мәйданчыклары вәкилләре; җитәкчеләр, педагоглар, һөнәри белем методистлары; цифрлы белем бирү продуктлары һәм чаралар уйлап табучылар чыгыш ясады. Пленар утырыш һәм конференция секцияләрен трансляцияләүне 1500 дән артык кеше карады.

Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эксперименталь мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Өстәмә һөнәри белем бирү процессының цифрлы трансформациясенең педагогик шартлары» проекты буенча конференциядә Программа һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Э.Р. Шәймөхәммәтова «Өстәмә һөнәри белем бирү системасы аша педагогларның һөнәри үсешкә мотивациясен арттыру шартлары» темасы буенча доклад белән чыгыш ясады. 

Конференция бите: https://clck.ru/dsSch

Шәймөхәммәтова Э.Р. сертификаты

 

Фотогалерея: