• Русский
  • Татарча

«Җәмгыять белеме буенча нәтиҗәле дистанцион дәрес үткәрү: дәреслекләрнең электрон формасы мөмкинлекләре һәм кейслар ысулы» гамәли семинары

2022 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Русское слово» нәшрияты белән хезмәттәшлеге турында килешү кысаларында «Җәмгыять белеме буенча нәтиҗәле дистанцион дәрес: дәреслекләрнең электрон формасы мөмкинлекләре һәм кейслар методы» темасына гамәли семинар узачак.

Семинар программасына цифрлы белем бирү мохите яшәеше контекстында белем бирүнең электрон чараларын куллану, төп гомуми белем бирү ФДББСның яңартылган үзенчәлекләре һәм «Җәмгыять белеме» предметын укыту концепциясе, иҗтимагый-фәнни фәннәргә өйрәтүнең заманча ысуллары һәм тарихи-җәмгыять белеменең дидактик базасын үстерү тенденцияләре буенча актуаль мәсьәләләр кертелгән.

Семинар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен уздырыла.

Оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы.
 
Үткәрү вакыты: 10:00 – 11:20 (мск)
Семинар онлайн-режимда уза.

Кушылу өчен сылтама:
https://us06web.zoom.us/j/86289262472?pwd=K0pUMTNiK0NneDNicUMrdnM1Y3RXUT...
Конференциянең идентификаторы: 862 8926 2472
Керү коды: 804717