• Русский
  • Татарча

«Мәгълүмати иминлек өлкәсендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары белән профилактик эш рәвешләре һәм ысуллары» республика семинары

2022 елның 21 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «Мәгълүмати иминлек өлкәсендә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары белән профилактик эш рәвешләре һәм ысуллары» республика семинарын үткәрә.

Семинарның максаты - балаларның һөнәри белем бирү оешмаларында деструктив тәртибен киметүгә һәм профилактикалауга ярдәм итә торган фактор буларак уңай цифрлы культураны формалаштыру.

Семинар эше юнәлешләре: 

  • Секция 1. Укучыларның һөнәри белем бирү оешмасында мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча шартлар тудыру. 
  • Секция 2. Интернет челтәрендә эшләгәндә укучыларның мәгълүмати иминлеге.

Семинарга чакырылган спикерлар:

  • Александров Артём Петрович, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсенең мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылына торган гомумҗинаять алдалауларын һәм урлашуларын тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары;
  • Мингалиев Арслан Хәйретдин улы, Казан (Идел буе) федераль университетының антропология һәм этнография кафедрасы ассистенты.

Семинарның башлану вакыты: 13:00 сәгать (мск)

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 йорт.

Семинар кураторлары: Һөнәри белем бирү бүлегенең фәнни хезмәткәрләре Веприкова Елена Николаевна, Хәбибрахманова Резеда Нәкыйф кызы.

Семинар эшендә катнашу өчен 2022 елның 16 мартына кадәр https://clck.ru/ahbxi сылтамасы буенча гариза формасын тутырырга кирәк.

Үткәрү формасы: дистанцион.