• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йортының үзара хезмәттәшлеге» төбәкара конференциясе

2022 елның 19 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәге «РОСНАНО» мәктәп лигасы» проектын гамәлгә ашыру чаралары планы нигезендә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә «Хәзерге заман белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп һәм югары уку йортының үзара эшчәнлеге» төбәкара конференциясен үткәрә.

Конференция «РОСНАНО мәктәп лигасы» проектында катнаша торган мәктәпләрнең үзара хезмәттәшлеге форматында белем бирү оешмаларының актив педагоглары арасында тәҗрибә алмашу буенча уникаль мәйданчык булачак.

Сайлап алынган аудитория: Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре.

Конференциянең башлану вакыты: 10:00 сәгать (мск)
Үткәрү формасы: дистанцион.
Кушылу өчен сылтама: https://meet.google.com/ifj-mndf-tum 
Конференциянең идентификаторы: Meet  
Керү коды: ifj-mndf-tum