• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен белем бирү сыйфатын арттыру буенча семинар

2022 елның 19 мартында Татарстан Республикасының Биектау һәм Менделеевск муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «PISA методологиясе буенча контроль-үлчәү материалларын эшләү һәм апробацияләү практикасы» темасына семинар узачак.

Семинар программасына «Җәмгыять белеме буенча нәтиҗәле дистанцион дәрес үткәрү: дәреслекләрнең электрон формасы мөмкинлекләре һәм кейслар методы», «Төп гомуми белем бирү ФДББСы таләпләре һәм җәмгыять белеме дәресләрендә гамәли эшчәнлекне оештыру концепциясе», «Белем бирүнең актуаль ысуллары: кейслар методы», «Төп дәүләт имтиханының һәм Бердәм дәүләт имтиханының заманча биремнәре: проектлау аша чишелешнең методологик һәм методик аспектлары» кебек актуаль мәсьәләләр кертелгән.

Үткәрү вакыты: 10:00 - 12:30  (мск).
Үткәрү вакыты: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре, Б. Красная урамы, 68 йорт. 

Куратор: Улбутов Дмитрий Иванович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы Биектау һәм Менделеевск муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары.
 

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама Zoom:
https://us06web.zoom.us/j/86289262472?pwd=K0pUMTNiK0NneDNicUMrdnM1Y3RXUT...
Конференциянең идентификаторы: 862 8926 2472 Керү коды: 804717