• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 18 мартында «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы»  педагогик практикалар фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чираттагы очрашу оештыра, ул белем бирү-тәрбия практикасында музыка халык мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыкаль мәктәпләр тәҗрибәсен тәкъдир итү рәвешендә узачак.

Чарада катнашуга балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, музыка җитәкчеләре, методистлар, педагог-оештыручылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре Вахитов районының З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе (Казан шәһәре, Николаев урамы, 5/1 йорт).

Үткәрү вакыты: 10:00 - 12:00 (мск)

Чара Zoom платформасында онлайн режимда узачак.

Очрашуның модераторы: Кондратьева Наталья Борисовна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре.