• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем бирү сыйфатын яхшырту буенча семинар

2022 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе: әзерләү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» семинары узачак. 

Семинар программасына әдәбият дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру өчен күп дәрәҗәле биремнәрне проектлауның актуаль мәсьәләләре кертелгән. 2021 елның рус теле буенча бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтихан нәтиҗәләрен һәм анализлау һәм 9-11 сыйныфларда рус теле буенча дәүләт имтиханына әзерлекнең актуаль методикаларын карау планлаштырыла.

Үткәрү вакыты: 14:45 тән 17:00 сәгатькә кадәр (мск).

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 йорт ( Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).

Куратор: Михеев Александр Владимирович, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм заманча белем бирүне проектлау кафедрасы өлкән укытучысы.

Катнашучылар: Татарстан Республикасы Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама: