• Русский
  • Татарча

«Яңа яңгыраш» заманча иҗат коллективлары белән очрашулар циклы

2022 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» фән өлкәсен укыту концепциясен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында этник музыканы башкаручы заманча иҗат коллективлары белән «Яңа яңгыраш» очрашулары циклын башлый.

«Яңа яңгыраш»ның беренче катнашучылары булып, үзендә иҗатның төрле төрләрен берләштергән Казан төркеме - ЖИВаGO булачак. Бу музыка, әдәбият, перфоманслар, рәсем сәнгате синтезы. Коллективның һәр концерты күбрәк шоуга охшаган: сәхнәдә музыкантлар һәм тере музыка гына түгел, мини-спектакльгә әйләндерелгән билгеле бер тарих та.
Чарада катнашуга төрле белем бирү дәрәҗәсендәге «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, методистлар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Большая Красная урамы, 68 йорт, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты актлар залы.

Үткәрү вакыты: 15:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр (мск), катнашучыларны теркәү 14:30.

Оештыручылар тарафыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә очрашуның онлайн-трансляциясе планлаштырылган: «Россия Федерациясе Педагоглары» төркеме https://vk.com/club199138972 .

Иҗади очрашуны оештыручы - Кондратьева Наталья Борисовна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре.