• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен шәхси компетенцияләрне үстерү буенча тренинглар 

2022 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында шәхси компетенцияләрне үстерүгә, шулай ук яшь педагоглар өчен эмоциональ януны профилактикалауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән тренинглар циклын дәвам итә.

«Кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең нигезе буларак конфликтларда конструктив тәртип» һәм «Катлаулы хәлләрдә адаптацияләү ысулы буларак стресска чыдамлылыкны арттыру» темалары буенча чираттагы тренинг «Ресурс» ППМС үзәгендә Казан шәһәре, Деловая урамы, 11 йорт адресы буенча узачак.

Чара Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарындагы белем бирү оешмаларының яшь педагогларына адресланган.

Чараның башлану вакыты - 13:00 сәгать (мск).

Оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.