• Русский
  • Татарча

Табигый-фәнни грамоталылык буенча вебинар

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе Федераль методик үзәге «Табигый-фәнни грамоталылыкны формалаштыру шарты буларак проект һәм тикшеренү эшчәнлеге» вебинары  2022 елның 16 мартында 14:30 да (МСК) узачак.

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: тикшеренү эшчәнлеге һәм укыту процессында проектлау үзенчәлекләре һәм әһәмияте; проект, тикшеренү эшчәнлегенең һәм табигый-фәнни грамоталылыкның төп компетенцияләрен чагыштыру; табигый-фәнни грамоталылык буенча биремнәр банкыннан мисаллар, шулай ук проект һәм тикшеренү эшчәнлеге компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән заманча укыту-методик комплекслар һәм цифрлы ресурслар мисаллары.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру түбәндәге сылтама буенча мөмкин булачак: https://apkpro.ru/fmc/.
Вебинар барышында чат ачык булачак.