• Русский
  • Татарча

«Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» вебинары

2022 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен «Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» темасы буенча вебинар үткәрде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшь педагоглары советы белән берлектә оештырылды.
Вебинарда катнашучыларны институт проректоры, химия фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Лариса Петровна сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының барлык дәрәҗәдәге педагогларга методик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән инновацион мәйданчыклары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгенең проектлар һәм цифрлаштыру продуктлары җитәкчесе Габдрахманов Булат Фәнил улы катнашучыларны Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәге эшчәнлеге һәм белем бирү системасын цифрлаштыруның яңа проектлары белән таныштырды.
Татарстан Республикасы яшь педагоглары Советы рәисе һәм цифрлы трансформация буенча Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Кәримов Рөстәм Айрат улы белем бирү системасына басым ясап, цифрлы трансформация принциплары, алымнары һәм инструментлары турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Шаймөхәммәтова Эльвира Рамил кызы педагогларны институтның эксперименталь мәйданчыгы эше белән таныштырды һәм нәтиҗәле интерактив инструментлар тәкъдим итеп, онлайн форматта төркем эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Вебинар нәтиҗәләре буенча катнашучылар оештыручыларга белем бирүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый чараларда катнашырга теләк белдерделәр.

Чараның язмасы һәм спикерлар материаллары «Укытучы 2.0» проекты каналында  https://t.me/uchitel_2 сылтамасы буенча урнаштырылачак.

Фотогалерея: