• Русский
  • Татарча

2021-2022 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре 2022 елның 10 февраленнән 4 мартына кадәр 2021-2022 уку елында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы зона этабының жюри составында эшләде.

Конкурста катнашучылар үзләренең һөнәри казанышларын 2 конкурс сынавында күрсәттеләр: ачык дәрес һәм мастер-класс үткәрү.

2022 елда зона турлары өчен мәйданчыклар Биектау, Азнакай, Норлат, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Минзәлә, Актаныш, Кайбыч муниципаль районнары һәм Казан шәһәре булды.

Фотогалерея: