• Русский
  • Татарча

Бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышы

10 мартта 19:00 сәгатьтә (мәскәү вакыты белән) «Мәгълүмати манипуляция. Балаларны ничек якларга» бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышы уздырыла.  Ата-аналарга мәгълүмати сугышның нәрсә икәнлеге, массакүләм мәгълүмат һәм психологик манипуляцияләрнең ничек эшләве һәм аларның ни өчен кирәк булуы, шулай ук - мәгълүмати корал нинди булуы турында сөйләячәкләр. Белгечләр ни өчен мәгълүмати сугышлардан балаларның барыннан да көчлерәк зыян күрүен аңлатачак, һәм аларны фейк мәгълүмат йогынтысыннан ничек сакларга һәм яңалыкларны караганнан соң тынычсызлыкны җиңәргә ярдәм итү турында сөйләячәк.

Бөтенроссия ата-аналар җыелышлары Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында даими нигездә уза һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге белән иң борчыган мәсьәләләр буенча турыдан-туры диалогка килергә ярдәм итә.

Бер елдан азрак вакыт эчендә шундый 10 бөтенроссия җыелышы узды.  Бу эфирны «Династия» кинокомпаниясенең генераль продюсеры, ике бала әнисе Наталья Майданова уздырачак. Анда сәясәтче, тарихчы, Бәйсез Дәүләтләр берлеге эксперты Аслан Рубаев,  «Балалар ышаныч телефоны» Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең дистанцион консультация секторы җитәкчесе Анна Ермолаева һәм хәрби тарих өлкәсендәге эксперт, тарихи публикацияләр һәм уку ярдәмлекләре авторы Пётр Ишков катнашачак.

Онлайн-җыелыш эфирын трансляции.институтвоспитания.рф сайтында, РФ Мәгариф министрлыгы һәм Россия Мәгариф академиясе Тәрбия институты рәсми бергәлекләрендә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин булачак Эфир һәм аның язмасы һәркем өчен ачык булачак.

Мондый ата-аналар җыелышын мәктәп сыйныфында үткәрү өчен Россия Мәгариф академиясе Тәрбия институты экспертлары һәр комплекты үз эчендә сценарийлар, презентацияләр, видеороликлар һәм дәрес алып баруга инструкцияләр туплаган махсус материаллар әзерләде. Алар https://disk.yandex.ru/d/3VwLRs7zSyG2Vg сылтамасы буенча ачык.