• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен «Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» вебинары

2022 елның 12 мартында Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирүне цифрлаштыру: экспертлар фикере» темасы буенча белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен вебинар үткәрә.

Вебинарның максаты: белем бирүне цифрлаштыру мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре белем бирү оешмалары яшь педагогларының компетентлыгын арттыру.

Вебинар Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең белем бирү оешмаларының яшь педагогларына адреслана.

Җитәкчесе: Шәехов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты, «Укытучы 2.0» проекты координаторы.

Үткәрү вакыты: сәгать 10:00 нан 12:00 гә кадәр (мск). 

Үткәрү рәвеше: дистанцион, Zoom платформасында.