• Русский
  • Татарча

Рус телле балалар өчен татар теле буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы

2022 елның 27 февралендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» комплексы базасында укыту рус телендә алып барыла торган мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Казан, Яр Чаллы шәһәре һәм республиканың 34 муниципаль районы укучылары катнашты.
Олимпиадада катнашучыларны жюри бәяләде, аның составына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең профессорлар-укытучылар составы керде.

Фотогалерея: