• Русский
  • Татарча

«Бөек Җиңү битләрен актарып...» Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге «Мәгариф идарәсе» муниципаль учреждениесе белән берлектә онлайн режимда «Бөек Җиңү битләрен актарып...»  Г.И. Никишин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

Пленар утырыш, секцияләр һәм мастер-класс эшендә республиканың төрле районнарыннан, шулай ук Төмән өлкәсеннән 60тан артык кеше катнашты. Конференциянең тематикасы барлык белем бирү дәрәҗәсендәге педагогик бергәлеккә адресланган иде

Секция кысаларында дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында балаларга гражданлык-патриотик һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре каралды, катнашучылар белем бирү оешмаларының әлеге юнәлешләр буенча тәҗрибәсе белән танышты.

Конференциянең икенче «Патриотлар үстерәбез» исемле секциясендә 5-10 нчы сыйныф укучыларының тикшеренү эшләре каралды. Тикшеренүләр тематикасы түбәндәге юнәлешләрдә тәкъдим ителде: «Минем гаилә хәтерне саклый», «Гаилә альбомы сөйли», «Минем гаилә тарихында сугыш эзе».

Институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Агапова Э.И. үткәргән «Гаилә тарихи хроникаларын формалаштыруның фәнни ысуллары» мастер-классы мөһим тарихи вакыйгаларны реконструкцияләргә мөмкинлек бирә торган төп фәнни алымнарны карауга багышланды, шулай ук якын туганнарыннан сакланган һәм тапшырылган документлар һәм артефактлар белән эшләү барышында укучыларда тарихи танып-белү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелде.

Профессиональ аралашуның әлеге форматы бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында фикер калдырган катнашучыларда һәм тыңлаучыларда конференция уңай тәэсир калдырды.

 

Фотогалерея: