• Русский
  • Татарча

«Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» семинары

2022 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Башлангыч сыйныфларда укытуга Нейропедагогик якын килү» темасы буенча гомуми белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныфлары укытучылары өчен семинар үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» инновацион мәйданчыгы юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында Alpha School («Академия навыков») хосусый  халыкара мәктәбе базасында оештырылды.

Семинарның максаты мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең һәм башлангыч сыйныф укытучыларының нейропедагика алымнарын куллану мәсьәләләрендә һөнәри компетенцияләрен арттыру иде.

  • Галимов Руслан Расих улы, Alpha School хосусый халыкара мәктәбе директоры, башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашырганда универсаль уку гамәлләре формалаштыру өчен нейропедагик алым куллану буенча үз мәктәбенең тәҗрибәсен тәкъдим итте. 
  • Снежана Юрьевна Танцюра, педагогика фәннәре кандидаты, логопед, Мәскәү шәһәре социаль өлкә хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри белем институты доценты, «Логопед» журналының баш мөхәррире социаль учреждениеләр мисалында үзенчәлекле балалар белән эшләү алымнарын күрсәтте.
  • Сәйфетдинова Гөлназ Раил кызы, High School Counselor (Texas Public School) башлангыч сыйныфлар укытучысы, АКШ дәүләт мәктәбендә эшләү тәҗрибәсе һәм укучыларны укыту эшчәнлегенә җәлеп итү алымнары белән уртаклашты.

Чараның икенче өлешендә семинарда катнашучылар өчен мастер-классларны «Россия мәктәпкәчә белем бирү укучылары»  мәктәпкәчә белем бирү педагогларының иҗтимагый һөнәри бергәлеге президенты Михалёва-Устинская Валерия Александровна; «Орбиталь» балалар технопаркы» проекты җитәкчесе Устинский Дмитрий Владимирович, шулай ук Alpha School хосусый  халыкара мәктәбе укытучылары: Әхмәтхафизова Диана Игоревна, Галимова Юллина Михайловна, Нәбиуллина Гүзәлия Альберт кызы, Шаһитова Гөлнара Илнар кызы, Колбина Марина Константиновна, Кадыйрова Лилия Әмир кызы күрсәттеләр.

Семинар әлеге теманың актуальлеге турында сөйләгән катнашучыларда бик уңай тәэсир калдырды.

Фотогалерея: