• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Лаеш районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл

2022 елның 24 февралендә дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының мәгариф идарәсе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары директорлары өчен «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләренең үсеш траекторияләрен формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл уздырдылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның эшчәнлеген активлаштыру һәм фикер алышу максатларында чара стратегик сессия рәвешендә узды. Түгәрәк өстәлнең төп тематикасы белем бирү оешмасы җитәкчесенең идарә функцияләре булды. Катнашучылар белем бирү оешмасы белән идарә итү өлкәсендә яңа тенденцияләр белән таныштылар, нәтиҗәле планлаштыру һәм максатка ирешү күнекмәләрен эшләделәр, шулай ук үзләренең идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

 

Фотогалерея: