• Русский
  • Татарча

«Алиш эзләреннән - По следам Алиша» IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе

2022 елның 26 февралендә Казан шәһәре Совет районының Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Алиш эзләреннән - По следам Алиша» IX Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе узды.

Конференциядә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Конференциядә катнашучылар үзләренең тикшеренү эшләрен, шигырьләрен һәм әкиятләрен тәкъдим иттеләр. 

Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре: татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы; татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рүзилә Фирдәвес кызы, татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы жюри составында эшләде.

Фотогалерея: