• Русский
  • Татарча

Юбилеегыз белән котлыйбыз!

23 февраль көнне институтыбызда озак еллар эшләгән педагогик хезмәт ветераны Сарбасова Сара Гобәши кызы үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Сара Гобәши кызы!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы исеменнән Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!

Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасын үстерүгә керткән өлешегезне югары бәялибез. Институтта эшләгән елларыгызда Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, һөнәри осталыгыгыз, бетмәс-төкәнмәс иҗади потенциалыгыз Сезгә коллегаларыгыз һәм педагогик бергәлек арасында танылу яулады.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, ярату, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәмен, назын һәм кайгыртучанлыкларын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышыгызда шатлыклы мизгелләр артсын!

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова.

 

Хөрмәтле Сара Гобәши кызы!

Чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!

Казан шәһәренең Вахитов районы Мәгарифне үстерү институтында күп еллар дәвамында намуслы хезмәт иткән өчен тирән һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез. Без Сезне игелекле, киң күңелле, ярдәмчел, тәвәккәл кеше буларак беләбез һәм бәялибез. Сезгә нык сәламәтлек, һәрвакыт яхшы кәеф телибез!

Мәгариф бүлеге Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе Вахитов һәм Идел буе районнары буенча Ветераннар советы.Райком Профсоюзы. 2022 ел