• Русский
  • Татарча

Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре укытучылары өчен бөтенроссия семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 22.12.2021, № 1732/21 нче номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремнәрен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 22 февралендә «Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предметлы өлкәләрен гамәлгә ашыруда эзлеклелек һәм системалылык» бөтенроссия семинары үткәрде. Семинар Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләрен һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен оештырылды.

Семинар эшендә 150 педагог катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Россия Мәгариф академиясе мәгарифне үстерү стратегиясе институты башлангыч гомуми белем лабораториясе мөдире, педагогия фәннәре докторы, профессор Виноградова Наталья Федоровна чыгыш ясады. Ул Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре яңартылган курсының төзелеш һәм эчтәлек үзенчәлекләрен карады.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова  Дини культуралар һәм дөньяви этика нигезләре укыту курсларын һәм Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре предмет өлкәсен укытуда  эзлеклелек турында сөйләде.

Казан шәһәре Идел буе районының 52 нче гимназиясе, Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе,  Лаеш районының 25 нче  урта мәктәбе, Казан шәһәре Мәскәү районының 130 нчы мәктәбе педагоглары программаны гамәлгә ашыруның заманча практикаларын тәкъдим иттеләр.

Семинарда катнашучылар әлеге чараның теоретик әһәмиятен һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр. Семинарда катнашучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея: