• Русский
  • Татарча

Чүпрәле районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен вебинар

Чүпрәле районы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 21 февралендә онлайн режимда «Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең белем бирү бурычларын яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын  уздырды.

Семинарның модераторы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы, заманча таләпләрне исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын яхшырту юлларын билгеләде. Семинар барышында балалар бакчасы шартларында балаларга белем бирү бурычларын хәл итү буенча Татарстан Республикасы педагогларының алдынгы тәҗрибәсе күрсәтелде:

  • Педагогның һөнәри компетентлыгы һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә педагогик осталыгы: традицияләрне һәм инновацияләрне нәтиҗәле берләштерү, Хәйруллина Роксана Рамил кызы, Казан шәһәре 130 нчы балалар бакчасы мөдире
  • Идарә итү инноватикасы лабораториясе: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең белем бирү бурычларын хәл итүдә педагогның цифрлы компетентлыгы, Зарипова Татьяна Геннадьевна, Казан шәһәре 130 нчы балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе
  • Педагоглар эшеннән канәгатьлек факторы буларак эмоциональ интеллект, Савельева Динара Рөстәм кызы, Казан шәһәре 130 нчы балалар бакчасы педагог-психологы
  • Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүдә заманча белем бирү технологияләрен куллану, Рижская Елена Викторовна, Мәскәү шәһәре Айрис- пресс нәшрияты методисты 
  • Педагогның һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрен үстерү: мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә интерактив уен җиһазларын куллану, Писклов Владислав Владиславович, Мәскәү шәһәренең Сколково фәнни-технологик инновацион комплексының мәгълүматлаштыру буенча белгече.

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән тәҗрибәнең эчтәлеген һәм гамәли юнәлешен югары бәяләделәр, чараны оештыручыларга һәм модераторларга зур рәхмәт белдерделәр.
 

Фотогалерея: