• Русский
  • Татарча

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле коллегалар!

Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Бүген без бу югары, барысы өчен дә бердәм булган исемгә катнашы булган кешеләрне - агарган чәчләреннән алып, дәрәҗәле фронтовикларга һәм әле күптән түгел генә хәрби форма кигән яшьләргә кадәр хөрмәтлибез. Бу бәйрәм Россия державасының көч һәм куәтен тасвирлый, Ватанга мәхәббәт һәм аңа тугрылык, якыннар турында кайгырту һәм үз гаиләңне яклау сәләтен чагылдыра.

Сезгә күңел тынычлыгы телибез. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, совет һәм советтан соңгы елларда кырыс хәрби хәрәкәтләр мәктәбен узган кешеләргә баш иябез. Аларның батырлыгы һәм үз-үзләрен корбан итүләре нәтиҗәсендә Россия көчле һәм ирекле дәүләт булды. Безнең бурыч - аларның батырлыкларын истә тоту, Ватаныбызны саклап калган һәм хәзер җаваплы хәрби хезмәт алып баручы һәркемне хөрмәт итү.

Хөрмәтле коллегалар, яшьләрдә чын күңелдән патриотизм, Ватаныбызның бөек тарихына бурычлы, җаваплы булу хисләре тәрбияләвегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. 

Кадерле дуслар! Сезгә тынычлык, сәламәтлек, озын гомер, рух күтәренкелеге, гаилә бәхете, шатлык һәм иминлек телибез!

Иң изге теләкләр белән, ректор Л.Н.Ногманова.