• Русский
  • Татарча

«Закон үзгәрешләре шартларында өстәмә белем бирү системасын үстерүнең стратегик мәсьәләләре» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү учреждениеләре директорларын укыту

2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе тарафыннан «Закон үзгәрешләре шартларында өстәмә белем бирү системасын үстерүнең стратегик мәсьәләләре» темасы буенча җитәкче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды, курсның кураторы авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе доценты Г. Ч. Тахтамышева.

 

Квалификация күтәрү программасы кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Өстәмә гомуми белем бирү (һөнәри) программалары эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчесе, бүлек мөдире һөнәри эшчәнлегенең эчтәлеге һәм процессуаль аспектлары; 
  • Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия эшчәнлеген проектлауның нигезе буларак тәрбияләүнең эш программасы;
  • Өстәмә белем бирү учреждениесе җитәкчесе һөнәри эшчәнлегенең психологик-педагогик нигезләре;
  • Закон үзгәрешләре контекстында өстәмә белем бирү системасында белем бирү эшчәнлеген оештыруга заманча алымнар;
  • Өстәмә белем бирү учреждениеләренең заманча мәгариф киңлегендә цифрлы технологияләр;
  • Өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчесе, бүлек мөдире һөнәри эшчәнлегендә актуаль проблемаларны хәл итүнең гамәли аспектлары.

Стажировка көндезге уку форматында Казан шәһәренең Совет районындагы «Азино» балалар иҗат үзәге базасында һәм Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Балалар иҗат йорты базасында онлайн форматта үткәрелде.   

Уку проект эшләрен яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея: